Нилрне котлау / Поздравления маме на татарском Поздравления, праздники (39 Фото)


Нилрне котлау / Поздравления маме на татарском Поздравления, праздники

Бүген безнең өчен зур бәйрәм. Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез — әниебезгә … яшь тула. Кадерле Әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз.
Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Рәхмәт сиңа барсы өчен дә.
Җырымның моңы, тормышым нуры,
Кадерлем минем, газизем минем,
Игелек тулы олы йөрәкле,
Мәңге яшь, гүзәл — Әнием минем.
Сау-сәламәт, шат һәм көләч бул.
Иксез-чиксез булсын бәхет мизгелләрең!
Ходай сиңа озын гомер насыйп итсен.
Сиңа юллыйм теләкләрнең изгеләрен.
Әни бит ул — өйнең яме,
Ә тормышта — олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә.
Син бит, әни, безгә кирәк.

“Әни! ”— диеп дәшү шундый рэхэт,
Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.
Әни булдың, әни булып калдың —
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.
“Әни!”— диеп әйтә алу — бәхет,
Син яшисең һәрчак безне дәшеп.
Безгә кылган теләкләреңне
Булса иде, әни, бәхилләтеп.


Котлы булсын. Әнкәй, туган көнең.
Балкып торсын һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хэсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен иде алдагы көннәрең.


Бакчаларда кошлар сайрап туймый.
Котлап, Әнкәй, туган көнеңдә.
Фәрештәләр ап-ак канат булсын
Күп авырлык күргән иңендә.


Син булганга күрә. Әнкәй,
Бу дөньяда бары нур гына.
Нур сүнмәсен, һич тә сүрелмәсен —
Озак яшә, исән бул гына.
Туган көне бүген әниемнең
Туксан ел ул яши дөньяда.
Матур үзе, җыерчыклы йөзе,
Чәчләре чал ап-ак булса даАлты баласына бүлеп биргән,
Йөрәгенең бөтен ялкынын.
Безнең күз алдында картайды шул
Киң күңелле анам алтыным.

Тарсынма әле әнием бу дөньяны
Сыкранма әле әнием авыр дип.
Яшә әле яшә озак яшә,
Бер киткәчтен кайтып булмый бит.
Әнкәй дә картайган инде,
Чәчләре дә агарган.
Нур сибелә, нур чәчелә,
Нур бөркелә алардан.
Бик килешә аклары да,
Сагынам карасын да.
Мин агарткан чәч тә бардыр
Ул чәчләр арасында.
Әнкәйнең ап-ак чәчләре
Агарган безнең хакка.
Ул һаман яктыра бара
Күңеле, җаны акка.
Сокланып карап торырлык —
Күзне ала алмыйбыз.
Әнкәйләрнең бөеклеген
Яши-яши аңлыйбыз.
Әнкәй дә картайган инде.
Чәчләре дә агарган.
Нур сибелә, нур чәчелә,
Нур бөркелә алардан.
Сокланып карап торырлык —
Күзне ала алмыйбыз.
Әнкәйләрнең бөеклеген
Яши-яши аңлыйбыз.
Мин язларга сине тиңлим, әнкәй,
Якты язлар кебек карашың.
Күңелеңдә бары изгелекләр,
Якты юллар гына ярасың.
Һәрвакытта алда барасың.

Мин җәйләргә сине тиңлим, әнкәй,
Шундый җылы синең кочагың.
Яшәгез сез, әтием белән икәү
Сүндермичә яшәү учагын.
Мин җәйләрдә сиңа очамын.

Мин көзләргә сине тиңлим, әнкәй,
Сары сагыш сары көзләрдә.
Үткәргәнсең күпме югалтулар,
Алар чагыла синең йөзләрдә.
Үпкәләмә, әнкәй, көзләргә.

Ак кышларга сине тиңлим, әнкәй,
Ак бәс кунган инде чәчләргә.
Ак чәчләрдәй ак күңелләр белән
Язсын әнкәй диеп дәшәргә,
Ак кышларда бергә яшәргә!
Шомырт чәчәк атса,
Илгә кошлар кайтса,
Җаным тула минем назларга.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Якты тормыш миңа
Бүләк иткән өчен язларда.

Йөрәк җылың белән,
Бишек җырың, белән
Күңел кылларымны чирткәнсең.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Сабый чакларымнан
Бу дөньяга гашыйк иткәнсең.

Язгы кояш төсле,
Сулмас яшәү көчен
Биргәнсең син миңа гомергә.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Кояш булып миңа
Мәңге-мәңге яшә бу җирдә.
Әнкәй диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була
Кайгыларың булса – югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Син — иң газиз кеше безгә,
Син — яшәү чыганагы.
Синнән дә сабыр әниләр
Бар микән җирдә тагы?

Өебезнең кояшы — син,
һәркемгә житә җылың.
Әти белән парлы килеш
Җырлагыз тормыш җырын.

Ул тормышның һәр мизгеле,
Сөенеч белән тулсын.
Гомереңнең һәрбер көне
Туган көн кебек булсын.

Өзелмәс җепләр бәйләсен
Бала — ана арасын.
Ел да шулай бәйрәм итик
Туган көн тантанасын.

Озак еллар бергә-бергә
Исәнлек белән яшик.
Үзебез эби булгач та,
Әни диеп эндәшик.

Туган көнең котлы булсын.
Безгә бергә бик рәхәт.
Кылган изгелекләреңә.
Әни, сиңа мең рәхмәт.
Бәйрәмнәре күп тормышның,
Бәйрәм белән туа көне.
Олы бәйрәм бүген бездә —
Әниемнең, туган көне.

Кушымта:
Котлы булсын туган көнең.
Бездән сиңа изге теләк —
Картаймыйча яшә әле,
Гел яшь булып безнең белән.

Гомереңнең тагын да бер
Елы үтеп киткән икән.
Үз тирәңә безне җыйнап,
Туган көнең җиткән икән.

Кушымта:
Котлы булсын туган көнең.
Бездән сиңа изге теләк —
Картаймыйча яшә әле,
Гел яшь булып безнең белән

Без үссен дип, йокламаган
Төннәрең дә булган синең
Безнең өчен янган-көйгән
Көннәрең дә булган синең.

Кушымта:
Котлы булсын туган көнең.
Бездән сиңа изге теләк —
Картаймыйча яшә әле,
Гел яшь булып безнең белән.

Син — өебез күрке безнең,
Синең урын бүген түрдә.
Әниемнең туган көне —
Олы бәйрәм бүген бездә.

Кушымта:
Котлы булсын туган көнең.
Бездән сиңа изге теләк —
Картаймыйча яшә әле,
Гел яшь булып безнең белән.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Туган көнең белән котлап,
Телибез сиңа бүген.
Күреп яшә карт көнеңдә
Балалар игелеген.
Гомерләрең үтә инде ул
Ашкынып аккан судай.
Тик гомерең буйларына
Исәнлек бирсен Ходай.
Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып
Килә Сине тәбрик итәсе.
Килә Сиңа бәхет кенә теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.

Син яшь әле, Әнкәй, чибәр әле,
Чәчләреңә бәсләр кунса да.
Иң кадерле кешебез Син безнең,
Ничә генә яшең тулса да.

Әле һаман без дип яшисең Син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, Әнкәй, Синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.

Без телибез Сиңа бәхет, Әнкәй,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү
Бәхет бит ул безнең өчен дә!
Син кояшка тиң кешебез, Әнкәй,
Яшәсәң дә Үзең еракта,
Һаман Синнән җылы алабыз без,
Ә урының һәрчак йөрәктә.

Кояш җиргә нурын сипкән кебек,
Әнкәй, Синнән дә нур бөркелә.
Без телибез Сиңа кояш гомере,
Кояш кебек Син дә бер генә!
(Рафис Корбан «Бәхет телим»)
Кояш җылысына җыелгандай
Сыенабыз, Әни, яныңа.
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,
Яшә Әни, яшә тагын да.

Кайткан саен синең яннарыңа,
Колач җәеп каршы киләсең.
Мең-мең рәхмәт, әни, тәрбияңә,
Безнең өчен һәрчак кирәксең.
Рәхмәт, Әнкәй, гомер бирүеңә,
Төн йокыларыңны бүлүеңә.
Безгә нык канатлар куюыңа,
Ышанычлы терәк булуыңа
Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт, ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән баккан күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
Онытмамын сине беркайчан да,
Рәхмәтлемен барысы өчен дә!
Изге, Әни, синең күңелкәең,
Озын гына булсын гомеркәең
Киң күңелең, юмартлыгың өчен,
Кояш белән сине тиңлибез.
Шатлык белән тулы, куанычлы
Озын гомер сиңа телибез.
Син бит әни, яшәешнең яме,
Безнең өчен олы терәк.
Тыныч яшә берүк, исән-сау бул,
Син бит әле безгә бик кирәк.

Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә
Әнкәй, бәгърем!
Синең йомшак куллар
Назласа да, иркә итмәде.
Без үскәндә кыенлыклар күрсәң,
Шатлыклар да читләп үтмәде.
Балаларың өчен горурлыгың,
Еш чагыла әле дә күзеңдә.
Озак еллар сүрелмәсен иде
Тормыш матурлыгы йөзеңдә.
Әнкәй, синнән еракларда яшәсәм дә,
Һәр көн сине күңел сагына.
Рәхмәтләрем чиксез, теләкләрем изге,
Уй-хисләрем сиңа табына
Чын йөрәктән яздым бу юлларны,
Кабул итеп алчы Әнием.
Исән-имин яшә, бәхетле бул,
Терәк булсын сиңа Әтием.
Таң җилләре һәрбер иртә саен
Безнең сәламнәрне китерсен.
Күңелеңә яшәү дәрте бирсен,
Күзеңдәге яшьне киптерсен!
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, Әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.
Котлы булсын, Әнкәй туган көнең,
Кояш сиңа көлеп карасын.
Салмак кына искән таң җилләре
Чәчләреңне сыйпап тарасын.
Гомерең матур узсын, Әнкәй бәгърем,
Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен;
Йөзең һаман аяз, көләч булсын,
Күзләреңнең нуры сүнмәсен.
Котлы булсын Әни, туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын
Син үстергән һәрбер баланың.
Синнән күчкән яктылыктан
Нур сибелә тирә-юньгә.
Кайгы-хәсрәт күрми генә
Яшик шулай бергә-бергә
Кулларыңнан синең гөлләр тама.
Тырышлыгың бар да үзеңнән.
И, Әнкәем, һәрчак бәхетле бул,
Нур сирпелсен синең күзеңнән.
Әни бит ул – өйнең яме,
Ә тормышта – олы терәк.
Сәламәт бул озак яшә,
Син бит, Әни, безгә кирәк
Туган көнең, Әни, алып килсен
Бары сәламәтлек, шатлыклар,
Безгә биргән йөрәк җылыларың
Изгелекләр булып кайтсыннар.

Җирдә кояш нуры балкыгандай
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Сокланырлык гомер юлы үттең,
Терәк булып безгә тормышта.
Безнең өчен янып яшисең син,
Куанасың һәрбер уңышка.

Якты йолдыз кебек балкыйсың,
Тормыш юлларыбыз күгендә.
Иң кадерле кешебез булып,
Торасың син күңел түрендә.

Бусагадан өйгә атлаганда,
Рәхмәт укый-укый керәбез.
Яратабыз сине хөрмәтлибез,
Изге заттай итеп күрәбез
Үзебез Әни булгач баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык.
Чынлап та, бала гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык  белән тутыручы икән. Уйласаң без һәммәбез дә балалар. Безнең дә әниебез бар. Иң якын, иң хөрмәтле кешебез- әниебез бар.  Безнең әни (авыл) авылында яшәүче (исеме, әтисенең исеме (отчество).
Ул — безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат.
Ул — әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр  кичергән кеше.
Ул — һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк.
Ул — бар туганнарны, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы.
Ул — гомер уртасына якынлашучы  гап-гади хатын кыз.
Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз.
Һәрвакытта булдың өйнең яме,
Авыр чакта безгә син терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк!

Әти белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.
Рәхмәт, әни, безгә гомер бирдең
Төн йокламый карап үстердең.
Йөрәк җылың кушып барыбызга
Яшәр өчен ныклык, көч бирдең.

Туган көнең котлы булсын әни,
Юбилеең узсын күңелле.
Балаларың бүген сине котлый,
Шушы инде бәхет түгелме?!

Безнең өчен күпме тырыштың син,
Уйладың син гомер юлыңда.
Онытмабыз әни, төпле сүзең, зирәк фикерең,
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.

Сәламәтлек, шатлык, бәхет белән
Терәк булып безнең иңнәргә.
Пар канатлар булып әти белән
Талмый атла гомер үренә…
Чәчләреңә, Әни, чал керсә дә,
Син бит минем йөрәк түрендә,
Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча,
Син дөньяда безгә бер генә.

Сәламәтлек ташламасын сине,
Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын синең тормышта.

Саф теләкләр ургый күңелдә,
Сине котлап туган көнеңдә
Шатлык булсын һәрчак юлдашың
Сүнми янсын бәхет кояшың.

Сәламәт бул, гел елмаеп яшә.
Бәхет кунсын күңелең түренә.
Безгә терәк-канат булып,
Армый атла гомер үренә.

Котлы булсын туган көнең,
Ак бәхетләр торсын юлыңда.
Хыялларың синең чынга ашсын,
Кайгы-хәсрәт читләп үтсен,
Шуны телим туган көнеңдә
Кадерле әниебез, бүген барыбыз өчен дә якты, иләһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.
Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче Әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, «җан җимешем, балам» дип, чын күңелдән борчылучы әниебез.
Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.
Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез.
Җирдә булган бөтен шатлыгыңны,
Хисләреңнең иң-иң яктысын,
Йөрәк әрнүеңне, хыялыңны,
Уйларыңның иң-иң татлысын.
Тик син безгә, безгә багышладың,
Һәм бүген дә моны аклыйсың.

Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр
Безнең сиңа, әйтер теләкләр.
Кем ул дисең җаны өзгәләнеп
Безнең хакта бик еш уйлана?
Балалар дип үрсәләнеп торган
Кайгыртучы кеше ул-ана!

Юк бер кеше аннан мәрхәмәтле,
Аннан тугрылыклы дөньяда.
Гомер бакый бала хакын хаклый-
Шундый изге кеше ул-ана!
Балакае уңышка ирешсә
Тагын кем соң шулай куана?
Шатлыкны да,кайчак кайгыны да
Уртаклашыр кеше ул-ана!
(Фәнәвис Дәүләтбаев)
«Әни!» — диеп дәшү шундый рәхәт,
Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.
Әни булдың, әни булып калдың —
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.

«Әни!» — диеп әйтә алу — бәхет,
Син яшисең һәрчак безне дәшеп.
Безгә кылган теләкләреңне
Булса иде, әни, бәхилләтеп.

Җиңел генә узмагандыр көннәр,
Моңсу көннәр булган, ялгыз төннәр.
Тик кешеләр синнән һәрчакта да
Өмет сүзен генә ишеттеләр.

Синең бүген зур бәйрәмең әни,
Бу бәйрәмең синең шундый якты!
Синдә булган йөз яктысы әни,
Йөрәкләрдә безнең учак якты.

Туган көнең белән сине әни!
Елгаларда ташу- ярлар тулган.
Син тумасаң, без дә булмас идек,
Әле ярый җирдә әни булган.

«Әни!» — диеп әйтү шундый рәхәт,
«Әни» сүзе тора безне дәшеп.
Һәрчак шулай балкып яшә, әни,
Якты йөзләреңнән нурлар чәчеп!
Сабый чагым ерактарак калган саен,
Күз төпләрен күләгәләр сарган саен,
Көмеш чәчләр, акыл зиһен арткан саен,
Кадерең синең арта бара, әнием минем.

Синең сүзне кабатлыймын балаларга,
Күз карашың, назың кирәк дәваларга,
Җылы сүзең үтеп керә яраларга,
Кояшым син, якты көнем, әнием минем.

Юмартлыгым, көләчлегем — синнән бүләк,
Бүген дә син барыбызга безнең үрнәк.
Оныкларың котлый икән сине, димәк,
Гомер юлың матур үткән, әнием минем.
Син бит әни безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, әни, мәңге яшь бул,
Иң кадерле якын кешебез.

Син булганга күрә, әни, җаным,
Бу дөньяда бары нур гына.
Нур сүнмәсен, һич тә сүрелмәсен —
Озак яшә, исән бул гына.
Бәхетле кешегә олуг
Юбилейлар насыйп була.
Матур булып олыгаеп, .
Җитмеш, сиксән, туксан тула.
Быел безнең әнинең дэ
Юбилее — сиксән яше.
Әниебез безнең өчен
Иң кадерле, изге кеше.
Тәрбияле, тыйнак, уңган.
Булганына шөкер итә.
Күпне өмет итми генә,
Сабыр гына тормыш көтә.
Балачактан әниебез.
Күпне күргән, күп кичергән.
Әти белән тормыш корып,
Биш бала сөеп үстергән.
Кайнанасын хөрмәт итеп,
Килен Вазыйфасын үткән.
Әбиебез белән бергә.
Егерме ел гомер иткән.
Куркытмаган әниемне
Авылдагы авыр хезмәт.
Күрше-тирә, авылдашлар.
Күрсәтәләр аңа хөрмәт.
Хэзер инде әниемнең
Оныклары җиткән буйга.
Алты оныкчыгы туган,
Тиздән алар җитәр туйга.
Оныкчыклар туенда да
Булсын әни урының түрдә.
Гомер атың арымыйча,
Йөзгә кадәр торсын үрдә.
Син булганда авыл да бар,
Туган йортыбыз да исән.
Ялгышмамын, син ул — әни.
Безнең терәгебез, дисәм.
Ә без сиңа озак еллар
«Әни» диеп сөеп дәшик.
Балаларың, оныкларың
Белән бергә гөрләп яшик.
Күз тимәсен, матур, чибәр,
Акыллы һәм бик түзем.
Буй-сының да бик килешле,
Елмаеп тора йөзең.
Карлыгач канаты кебек
Сызылып киткән кашларың.
Өебезгә ямь бирәсең.
Тәмле синең ашларың.
Кулың ята бөтен эшкә,
Эшлисең белеп кенә.
Булганына шөкер итеп
Йөрисең көлеп кенә.
Синнән башка нишләр идек.
Ярый эле тугансың.
Бик кадерле әни булып.
Безгә насыйп булгансың.
Туган көнең котлы булсын —
Теләкләрнең иң зуры.
Аллаһ сине саклап йөртсен.
Син — өебезнең нуры.
Фирдәүсә Кәримова
Кояш җылысына җыелгандай
Сыенабыз, Әни, яныңа.
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,
Яшә Әни, яшә тагын да.
Кайткан саен синең яннарыңа,
Колач җәеп каршы киләсең.
Мең-мең рәхмәт, әни, тәрбияңә,
Безнең өчен һәрчак кирәксең.
Син кояшка тиң кешебез, Әнкәй,
Яшәсәң дә Үзең еракта,
Һаман Синнән җылы алабыз без,
Ә урының һәрчак йөрәктә.
Кояш җиргә нурын сипкән кебек,
Әнкәй, Синнән дә нур бөркелә.
Без телибез Сиңа кояш гомере,
Кояш кебек Син дә бер генә!
Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып
Килә Сине тәбрик итәсе.
Килә Сиңа бәхет кенә теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.
Син яшь әле, Әнкәй, чибәр әле,
Чәчләреңә бәсләр кунса да.
Иң кадерле кешебез Син безнең,
Ничә генә яшең тулса да.
Әле һаман без дип яшисең Син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, Әнкәй, Синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Без телибез Сиңа бәхет, Әнкәй,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү
Бәхет бит ул безнең өчен дә!
Рәхмәт, әнкәй, тудырганың өчен,
Аяз көннәр булсын җаныңда.
«Бисмилләһ» дип син шатланып уян
Гомереңнең һәрбер таңында.
Ныклы иман һәрчак юлдаш булсын
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә…
Әнкәем!
Теләкләрнең телим изгеләрен,
Бәхетләрнең телим зурысын.
Шатлыкларның телим көтмәгәндә
Килә торган иң-иң нурлысын…
Маңгаеңа төшкән аксыл чәчләр,
Сөйкемлелек бирә йөзеңә.
Барысы өчен рәхмәт сиңа Әнкәй,
Исәнлегең белән йөз яшә!
Син булганда гына без бәхетле,
Син булганга, якты көнебез.
Кыш аенда ишелеп кар яугандай,
Ап-ак бәхет-шатлык телибез.
Сөекле әнкәем! Әнкәебез!
Моннан … ел элек шушы көнне син тугансың. Син дөнь­яга килеп беренче аваз салгач, сандугачлар сайрап җибәргән, карлыгачлар, бәйрәм дип белеп, күккә күтә­релгәннәр, парсыз кошлар парланган, болытлар таралган һәм күк йөзе зәп-зәңгәр төскә кергән. Кояш исә җир йөзендә иң изге, иң гүзәл затларның берсе — булачак Ана туу шатлы­гыннан Җир тирәли елмаеп әйләнгән, аның елмаюыннан Җирдә гүзәл гөлләр үскән, җимешләр пешкән, саф сулы чишмәләр челтерәп ага-ага инешләргә кушылган, үз артларын­нан тагын әллә никадәрле чишмә-елгаларны ияртеп, диң­гезләргә, дәрьяларга кадәр барып җиткәннәр. Шулай булмый­ча, дөньяга туган һәр изге кеше табигатьне яшәртә, матурлан­дыра, тулыландыра.
Ә син, әнкәем, иң изгеләрнең, иң бөекләрнең, иң сөйкем­леләрнең берсе булып үскәнсең, җиткән кыз булгач, иң баһа­дир, иң сабыр, иң батыр, иң кече күңелле, ихтирамлы бул­ган бер егетне — безнең әтиебезне — үзеңә яр иткәнсең. Һәм менә шундый матур парлардан без дөньяга килгәнбез. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, безгә дә үзегездә булган бар­лык матур сыйфатларны биргәнсез.
Бүгенге көндә без илдә ихтирамлы кешеләр икәнбез, тор­мышта үз урыныбызны табып, шушы зур табынга бергә җы­елганбыз икән, бу, әлбәттә, безнең генә түгел, ә сезнең дә уңышыгыз. Сездән башка без бу дөньяга килә алмаган булыр идек. Гомумән, ул чагында без бөтенләй булмас идек.
Шушы көнне дөньяга килгәнең өчен, үскәнең өчен, ан­нан соң безнең сөекле әтиебезне үзеңә яр иткәнең өчен, без­не бар иткәнегез өчен рәхмәт сезгә! Инде без үсеп, үзебез әти, үзебез әни булгач та, үз тормышыбызны коргач та, туган өебез һаман үзенә тарта. Чөнки анда сез бар. Без бу өйгә тормыш­ның авыр мәшәкатьләреннән беразга гына булса да арыныр өчен, ял итәр өчен, вакытлыча гына булса да балачагыбызга кире әйләнеп кайтыр өчен һәм сезнең ярату тулы карашы­гызны күрер өчен җыелабыз. Матур итеп куанып каршы ала­сыз, борчылып озатасыз. Тагын китәләр, дип боекмагыз, кайларда гына йөрсәк тә, кайларда гына булсак та, безнең күңелләр һәрвакыт сезнең яныгызда. Нинди генә эшкә алын­сак та, без аны үзебезне генә түгел, сезне дә ким-хур итмәс­лек итеп башкарып чыгарга тырышабыз. Чөнки моңа безне үзегез өйрәттегез.
Кеше арасында ким-хур итмичә, яратып-сөеп үстердегез. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, безгә сиздермәдегез, гадел булырга өйрәттегез. Без моның өчен, әнкәй, әткәй, сезгә бу­рычлы. Бу изгелекне яхшы гамәлләребез, игътибар һәм яр­дәмебез белән сезгә кире кайтарырга бурычлы без.
Әнкәем, күз нурым!
Бүген сиңа … яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман япь-яшь. Безнең өчен син — дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Бала чагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдә­ге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде без­не. Авыр сүзләр әйткән яки үзебез дә белмичә рәнҗеткән өчен гафу ит.
Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын бул­сын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Безнең ту­ган йортыбызның яме бит сез. Ата-ана булмаса, әллә нинди сарайларның да яме калмый, алардан үтәли җилләр исә баш­лый. Ә әти-әни исән булса, карлыгач оясыдай кечкенә өй дә зиннәтле сарайдан зиннәтлерәк тоела.
Ата-ана өчен бала, инде үзе әни, әти булса да, барыбер бала. Менә без үзебез — әниләр, әтиләр, хәтта яннарыбызда оныкларыбыз да йөгереп йөри — шушы самими балалык хис­ләрен яңадан тоемлар өчен, сезнең янга җыелабыз. Без менә шушы бәйрәм табыны артында да үзебезнең кайчандыр бе­ренче адымны атлаганда ничек куанган булсак, шулай куану хисен, беренче тапкыр мәктәпкә барганда ничек сөенгән бул­сак, шундый сөенү хисен һәм тагын әллә никадәр куанычлы көннәрне хәтергә төшереп, үзебезне бала итеп хис итеп уты­рабыз. Балачакка вакытлы гына булса да кайту бәхетенә без дөньяда сез яшәгәндә генә ирешәбез. Безгә мондый бәхеткә әле тагын озын-озак еллар ирешү бәхете насыйп булсын иде.
Мин бу мәҗлестә әнкәебезне шулай яшь, бәхетле һәм мөлаем итеп яшәткән өчен әткәемә зур рәхмәт әйтәсем килә. Әгәр дә ул аны сакламаса, кадерләмәсә, яратмаса без бу көнне күрә алыр идек микән? Әниебезне кадерләгән, аны яраткан, саклаган, аны ихтирам итеп яшәгәнең өчен рәхмәт сиңа, әткәй! Бүгенге көндә хатыннарыбыз алдында дәрәҗәбез бар икән, бу — синең аркада, әткәй. «Хатын-кызны ихтирам итә белмәгән кеше үзе дә ихтирамга лаек була алмый», — дип син безне үзең өйрәттең бит.
Ә инде кыз балаларың ир җәмәгатьләре тарафыннан яра­тылып, кадер-хөрмәт күреп яши икән, әнкәем, бусы инде си­нең хезмәтең. Син безгә ир-атны хөрмәт итәргә генә түгел, үз кадеребезне белергә дә өйрәттең. «Үз кадерен белмәгән кеше бүтәннәр тарафыннан ихтирамга ирешә алмый», — дидең, хәтерлисеңме?
Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа әнкәй!
Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әнкәй! Әнкәебез! Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китер­сеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар.
Без сине, әнкәй, сине, әткәй, яратабыз, яратачакбыз, яра­тырбыз.
поздравительный текст маме на татарском языке

Поздравление маме с днем рождения маме на татарском языке от дочери фото
Поздравление маме с днем рождения маме на татарском языке от дочери 99
Поздравление маме с днем рождения маме на татарском языке от дочери 25
Поздравление маме с днем рождения маме на татарском языке от дочери 68
Поздравление маме с днем рождения маме на татарском языке от дочери 22
Поздравление маме с днем рождения маме на татарском языке от дочери 37
Поздравление маме с днем рождения маме на татарском языке от дочери 87
Поздравление маме с днем рождения маме на татарском языке от дочери 87
Поздравление маме с днем рождения маме на татарском языке от дочери 84
Поздравление маме с днем рождения маме на татарском языке от дочери 11
Поздравление маме с днем рождения маме на татарском языке от дочери 30
Поздравление маме с днем рождения маме на татарском языке от дочери 16
Поздравление маме с днем рождения маме на татарском языке от дочери 41
Поздравление маме с днем рождения маме на татарском языке от дочери 3
Поздравление маме с днем рождения маме на татарском языке от дочери 43
Поздравление маме с днем рождения маме на татарском языке от дочери 86
Поздравление маме с днем рождения маме на татарском языке от дочери 85
Поздравление маме с днем рождения маме на татарском языке от дочери 54
Поздравление маме с днем рождения маме на татарском языке от дочери 79
Поздравление маме с днем рождения маме на татарском языке от дочери 74
Поздравление маме с днем рождения маме на татарском языке от дочери 71